КЕЛӘНЧЕЛ и. бот. Ялтырап торган кыяк яфраклы, кар эрү белән чыгып, төрле төстә чәчәк ата торган, лаләчәләр семьялыгыннан күпьеллык суганчалы үлән үсемлек; русчасы: пролеска. Келәнчел яки умырзая кебек үсемлекләр кыш көне кар астында ук үсәләр. Ботаника |