КЕЛӘМ и. фар. 1) Идәнгә җәю, стеналарны бизәү һ.б.ш.лар өчен кулланыла торган, төрле төстәге рәсемнәр, бизәкләр төшереп эшләнгән әйбер; ковёр. Идәнгә буйдан буйга яхшы келәм-юл җәелгән, стенада да келәм, ә каршы як стенада – ат чаклы пар аккош рәсеме. Р.Төхфәтуллин. Миңа каршы стенада затлы келәм, идәндә келәм, коридорда келәм, йокы бүлмәсе идәнендә дә келәм. М.Хәбибуллин. Кыйммәтле келәмнәрдән, машиналардан, алтын йөзекләрдән түгел, әнә чабата саткан тиеннәрдән дә башлана икән ул тату, бәхетле тормыш. Р.Хисмәтуллин

2) күч. Нинди дә булса урынны тоташ каплап алган, куе үскән нәрсә (гадәттә, үсемлекләр тур.). Хуш исле нарат урманнарына, көмеш елгаларга, якты күлләргә, хәтфә келәм япкан төсле ямь-яшел тауларга карап кем генә сокланмас икән! М.Насыйбуллин. Без үз әйләнә-тирәбездә болыннарны һәм урманнарны, башаклы ашлыклар келәме артындагы елга буйларында үскән камышларны күрәбез. Җирнең йөзе ул – тереклекнең йөзе. Җир чәчәктә

3) спорт Спортчылар егылган яки сикергән вакытта бәрелеп-сугылып имгәнүдән саклау өчен калын җәймә. Көндәшеңне келәмнән күтәреп, күкрәк аша бәрү өчен, сөлгене уң кулыгызга чорнагыз. Халык һәм спорт уеннары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә