КЕЛӘЙМӘ и. рус 1) Товарда аның сортын, артикулын, эшләп чыгарган предприятиенең исемен һ.б. күрсәткән билге, мөһер. Яковенко аннан бер әйбер алды да, утка якынрак килеп, келәймәсен карады. «Күрәсеңме?» Келәймә французныкы иде. Рәхмәт сиңа, солдат! Хәзер Сания әзер продукцияне контрольсез, үз келәймәсен сугып кына тапшыра. Казан утлары. Ботинкаларга келәймә сугу

2) Хайван тиресенә яндырып сугылган билге, тамга. [Атның] Уң ботында өч боҗралы келәймәсе булырга тиеш... Әһә, нәкъ шундый келәймәсе дә бар. М.Әмир

3) тар. Гадәттә, өстәмә җәза буларак, җинаятьченең тәненә хәреф формасында яндырып ясалган тамга (кайбер феодаль һәм буржуаз илләрдә һәм 1863 елга кадәр Россиядә кулланыла)

4) Келәймә сугу коралы. Газинур келәймә сабы белән бүреген күтәрә төшә. Г.Әпсәләмов

Келәймә сугу 1) Берәр нәрсәнең билгесен, төсен бирү. Кысык, тар гаилә тормышы эчендә, аннан ярлы үткәрелгән шәкертлек гомере мәдрәсә яшьләренең йөзенә каторга келәймәсе суга. Г.Ибраһимов; 2) Хурлыклы исем бирү. Шундый чакта йөрәгендә әхлакның югары суды аны хөкем итә иде, төрле келәймәләр сугып... Р.Харис



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә