КЕЛӘ и. Ишек, капка, чолан һ.б.ш. кебекләрнең ыргаксыман биге. Чәйләгәннән соң, маллар янына чыгарга торганда, өйалды ишеге келәсе күтәрелгән тавыш ишетелде. М.Хуҗин. Этне оясына кертеп келәне элде дә чүгәләгән көе катып калды. Г.Рәхим. Ул капканың тимер келәсен чыңлатып ачты да, яргаланып беткән имән баганага сөялеп, әйләнә-тирәсенә күз салды. Ә.Гаффар |