КЕКС и. ингл. кулин. Май һәм йомыркага гына изелгән камырга йөзем һ.б. тәмләткечләр кушып, төрле формаларга салып пешерелә торган татлы ашамлык. Рәхим кибеткә кереп --- ике кекс һәм ике йөз грамм шоколад конфет алып чыкты. А.Расих. Әле ярый кесәгә берничә кекс төреп тыккан идем. Ф.Шәфигуллин. Гамир рәхмәт әйтеп эчеп җибәрде дә шоколад сындырып капты, аннары сыр белән кекска үрелде. З.Фәйзуллин |