КЕЙС и. ингл. Китап, дәфтәр, кәгазь, документларны һ.б. салып йөрү өчен уңайлы кечкенә портфель, чемодан сыман яссы сумка.Диңгездә очраган авырлыкларны, аның каршылыкларын тәти галстук, атташе-кейс белән генә җиңеп булмый. М.Юныс. [Фарис:] Кем чемпиондыр әле? Мин үземне призёрга гына чутлыйм. Туган көнең белән, дускай. Менә бу кейс бездән, докторлык диссертацияңне ташып йөрергә. Р.Зарипов |