КЕДР и. гр. бот. 1) Наратчалар семьялыгыннан ылыслы мәңге яшел агач. Көмешлесу авылының ындыр артыннан ук кедр урманы башлана. Я.Зәнкиев. Кедр башларына үрмәләп, урман мәчесе җитезлегенә өйрәндем. Р.Низамиев. Әллә нишләтә кедр урманы кешене, һавасының сафлыгы күкрәкләрне киңәйтә, беләккә көч, күңелгә дәрт өсти. Я.Зәнкиев

2) Чикләвек бирә торган кайбер нарат төрләренең халыкта киң таралган исеме. Байкал күле буенда, кедр һәм карагай агачлары арасында «Байкал» санаториеның матур корпуслары урнашкан. Социалистик Татарстан. Себер кедры



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә