КЕ’ДА и. чех. спорт Брезенттан тегелгән, сырлы резин аслы, шнурлы, җиңел спорт аяк киеменең бер төре (көндәлек тормышта да киелә). [Ренатның] аягында кыска кунычлы кедалар. А.Гыйләҗев. Сәетҗан абыйның күк чалбар балаклары, күлмәк җиңнәре ләмгә буялды, Бикташның кедыларына су тулды, ләкин алар берсе дә моңа игътибар бирмәде. М.Маликова. Уенга егетләр өсләренә футболка, трусик, кызлар футболка, юбка, гетры, аның эченнән аякны саклагычлар, бутсы (кеды яки тапочка да ярый) киеп чыга. Халык һәм спорт уеннары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә