КЕ’ГЕЛЬ и. нем. типогр. Шрифтның зурлыгы (ул литерларның өске һәм аскы стеналары арасындагы аралык белән үлчәнә). – Ә ник башы мондый вак хәреф – уналтынчы кегель белән генә? – дидем. Ш.Камал. Аның тырышлыгы белән гарәпчә басма хәрефләр камилләштерелә: яңа кегельләре булдырыла. Х.Миңнегулов |