КЕБЕК бәйл. 1) Бер нәрсәне икенче нәрсә белән чагыштырып, тиңләштереп, охшатып әйткәндә кулланыла. Ул аю кебек юан, таза бер кеше иде. Н.Фәттах. Мамык кебек йомшак кар яуган иде. А.Шамов. Шамил башын күтәргәндә, тегеләр, салкын суга төшкән мәче балалары кебек, төрле яклап чинаша, елаша иделәр. З.Фәтхетдинов

2) Берәр нәрсәне шартлы рәвештә чамалап әйткәндә кулланыла. Кабинетка җыелучылар барысы аңлый һәм сиземли иде кебек: хәлиткеч сәгатьләр якынлаша. Р.Мөхәммәдиев. Шулай да ниндидер шатлык көтә төсле аны, күңеле дә шуңа җилкенә кебек. Ш.Маннур. Ләләнең йөзе агарынган, интеккән кебек күренә. Г.Әпсәләмов

3) Берәр нәрсә турында чамалауны, шөбһәләнүне, икеләнүне, шикләнүне белдерә. Кемдер, нидер аны менә хәзер үк тотып алыр кебек тоела. Ш.Маннур. Рәхиләнең колагына аяк тавышы, ишекнең ачылганы ишетелгән кебек булды... Н.Нотфуллина. Сәламләшү каяндыр кое төбеннән ишетелгән кебек тоелды. Н.Гыйматдинова

4) Бер-беренә нинди дә булса үзенчәлекләре белән охшаш предметларны санап киткәннән соң, шундый ук әйберләр тагы да барлыкны күрсәтә. Халык телевизор, суыткыч, кер юу машинасы кебек әйберләрне ремонтлатырга күрше районнарга йөри. Ф.Садриев. Пычак, ачкыч, кайчы, шырпы, каләм, кәгазь вә язу карасы кебек әйберләр, ашханә әсбаплары – һәркайсы үз урыннарында, билгеле бер җирдә торырга тиеш. Р.Фәхретдинов

5) Кем яки нәрсәнең бөтен, тулы сыйфатлы булмавын, шуңа беркадәр охшашлыгын гына белдергәндә кулланыла. Агач ботакларыннан кап кебек нәрсә ясап, ул малайны шунда утыртты, аннан, иелеп, капны аркасына киде. Ф.Бәйрәмова. Бәлкем, бергәләп, берәр кибет кебек нәрсә дә ачып җибәрербез. Ф.Садриев. Агроном кебек нәрсә. Өстәлдә коймак кебек нәрсә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә