КВО’РУМ и. лат. Берәр оешманың җыелышын тулы хокуклы итеп санау өчен, закон яисә инструкция буенча беркетелеп куйган җитәрлек катнашучылар саны. Депутатларга юлланылган телеграммалар барып җитмәсә дә, самолётларга утыру һәм шәһәрләреннән чыгып китүдә төрле-төрле каршылыклар тудырылуга да карамастан, кворум артыгы белән бар иде. Р.Мөхәммәдиев. Теләсә нинди мәсьәләне хәл итәргә дә безнең кворум җиткән булыр иде. Ш.Мөдәррис. Гаепле кеше кебек бик авырлык белән Нуриев торып басты: – Иптәшләр, чыннан да, җыелышның кворумы җитеп бетмәгән безнең. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә