КВИТА’НЦИЯ и. ит. Акча, документлар һ.б. нәрсәләр кабул итү турында бирелә торган махсус формадагы рәсми кәгазь. Биекьяр элеваторында бер төркем кеше, икмәк тапшыру турында ялган квитанцияләр сатып, хөкүмәтне алдап, талап ятканнар икән. М.Маликова. Инде йокларга вакыт җитте дигәндә, Шәмгун карт башлыкка берсекөнгә үк мүкләк сыерын хәзерләүләр конторасына җитәкләп килеп, аны тапшырганына квитанция алып китәргә вәгъдә итте. Ә.Гаффар. Хуҗа, бик эре кыланып, икмәк тапшыру квитанцияләрен авыл советы членының күзенә китереп терәде. Я.Зәнкиев |