КВИНТЭССЕ’НЦИЯ и. лат. кит. Нәрсәнең дә булса нигезе, төп асылы, эчтәлеге, иң мөһиме. Соңгы ике юлны Дәрдемәнд эстетик карашының тозы, квинэссенциясе һәм Тукайга киңәше дияргә мөмкин. Г.Халит. Бишенче элементның латинча исеме – квинтэссенция сүзе – бүгенге көннәргәчә безнең телебездә һәр нәрсәнең, һәр күренешнең нинди дә булса иң төп ягының символы буларак сакланып килә. Галәм. Җир. Кеше. Шигырьнең соңгы ике юлы – аның квинтэссенциясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә