КВИ’НТА и. лат. муз. 1) Биш баскыч күләмендәге тавыш аралыгы; язуда 5 рәкыме белән күрсәтелә. Әсәрнең төп үзенчәлеген музыкаль җөмлә башындагы квинта интервалының түбән төшүен чагылдырган интонация хасил итә. Милли моңнар

2) Диатоник гаммада бишенче баскыч. Пифагор тарафдарлары карашынча, музыка аһәңе тибрәнүче кыллар авазының (звукның) озынлыгы белән билгеләнә. Алар музыка теориясенә көй, ритм, гамма, октава (беренче һәм сигезенче тон арасындагы интервал), квинта (диатоник гаммада бишенче баскыч), кварта (диатоник гамманың дүртенче баскычы) төшенчәләрен кертәләр. К.Гыйззәтов

3) Кайбер музыка коралларының иң нечкә кылы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә