КВАС и. рус сөйл. Арыш ипиен кыздырганчы киптереп, шуннан ясалган әчкелтем эчемлек. Нина, эч әле әйдә. Алай килешми инде ул. Квас кына ич... С.Рафиков. Әтисенә салкын квас алып килгәндер. Ф.Шәфигуллин. Егет белән кызны тәмле квас белән сыйлагач, ул аларның квасны мактавына бик канәгать булып сакалын сыйпаштыргалады, мыек чылгыйларын югарыга таба бөтереп җибәрде. Э.Касыймов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә