КВАРЦ и. нем. махс. 1) Кристалл рәвешендәге төссез минерал (кремний диоксиды, силикатлы беренчел минерал). Аларның гәүдәләре аксым кушылмаларының эсседән курыкмый торган аналогларыннан төзелгән, ә каннарында – сыек кварц. Һәм көз көне кварц елгасының өсте кварц бозы белән каплангач, бу затларга салкын була – аларның туган стихияләре туңа. Химиянең киләчәге. Солодь ясалу процессында, көлсу туфраклардагы шикелле тимер һәм алюминий окислары, юылып, иллювиаль катлауда тупланса, кремнезем, киресенчә, кварц яки аморф матдә хәлендә өске катлауда җыйнала килә. Җир һәм туфрак. Гравитлы кварц

2) сөйл. Кварцлы лампа белән нурландыру эше; билгеле бер процедура. Аның өстенә иртәнге якта кайсын рентгенга, кайсын кварцка, кайсын ингаляторга алып барырга кирәк. Э.Шәрифуллина. Аңа грязелечение, кварцлар, тагын ниләрдер кирәк түгелме? М.Мәһдиев. [Людмила Герасимовна:] Күреп торасыз ич: уколларын ясыйбыз. Кварцка йөртәбез. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә