КВАРТПЛА’ТА и. рус Квартир хакы; квартир өчен ай саен түләнә торган билгеле бер акча күләме. [Алсу:] --- Квартплата түләдем, баланың яслесенә дә түләр чак җиткән иде, язгы пәлтәңнең тышлыгын әйләндерергә бирдем, җир участогы өчен взнос тапшырдым, йорт әйберләрен страховать итәргә агент килде, ссуданың бер өлешеннән котылдым... К.Кәримов. Ел буена ял күрмичә ат кебек эшлисең, ә бар акчаң квартплата белән хатынның кредит түләвенә китеп бара. И.Хәйруллин |