КВАРТИРЛЫ с. 1) Берничә квартирдан торган (гадәттә сан белән янәшә килә). Әйе, гадәти биш катлы, дүрт подъездлы, 64 әр квартирлы йортлар булачак алар. М.Маликова. Әйе, Уфада гаиләле, эшле, квартирлы булып, журналистикада да шактый танылып, тәмам тамыр җибәреп яшәп киткәндә генә, тәртәне кире Казанга борырга мәҗбүр идем. Х.Сарьян 2) Үз квартирасы булган; яшәү, тору урыны булган |