КВАРТИРАНТ и. рус Билгеле бер түләү шартларына килешеп (яшәгән квартирына бернинди хокукы булмаган), вакытлыча квартирда торучы, өйдәш, фатирчы. Элекке хуҗалар хәзер үз өйләренә квартирант булып кына, вакытлыча керергә хокук яулап алганнардыр инде. С.Баттал. Әниле-кызлы икесе дә Хәлимгә әллә ияләшеп җитә алмыйлар, әллә авылларында гадәт шундыймы, квартирантлары белән чаршау аркылы гына сөйләшәләр. И.Гази. Ләкин монда мин чит кеше, квартирант кына... Ә.Баян |