КВАРТИ’РАЛЫ с. к. квартирлы. Шулай шаяру белән башланган әңгәмәдән соң, Рәсүл квартиралы булып кала. М.Хәсәнов. Икенчедән, бу эшкә юл куйган әбиләренең нинди ният белән балаларны алып калуы хәзер һәркем өчен ачык күренеп тора: үлгән кызы балаларының язмышын ул тере кызын квартиралы итү хакына корбан итәргә әзер тора. Моңар юл куймаска кирәк. С.Баттал. Бикташлар пыяла заводының бер катлы, өч квартиралы озын агач өендә яшиләр. М.Маликова |