КВАРТИ’РА и. нем. кит. 1) Торак йортның бер яки берничә бүлмәсе, кухнясы һ.б. (тулы яки өлешчә уңайлыклары) булган бер өлеше. Шунда мин управдом кешеләреннән квартирага теркәлү тәртибен сораштым. С.Баттал

2) Гомумән тору, яшәү урыны. Гөлчәһрә апалары белән бер квартирада яшәү – алар өчен тормыш мәктәбе. С.Шәкүров. Яковкиннар квартирасында кемнеңдер клавесинда уйнаганы ишетелде. Җ.Тәрҗеман. Квартирам тулысынча җиһазланган: суыткыч кына түгел, һава кондиционерына кадәр бар. А.Тимергалин

3) Билгеле бер түләү шартларына килешеп, вакытлыча тору урыны. Баштагы хыялыннан кайтып, бу квартирадан үзе китү юлы белән усал күршедән котылу фикеренә төште һәм сабырлык белән уңайлы квартира табылу җаен көтә башлады. М.Әмир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә