КВАРТЕТ и. ит. муз. 1) Дүрт тавыш яки дүрт уен коралы өчен язылган музыка әсәре. Студия дәвере татар совет музыкасы үсешендә --- яңа яшь композиторлар үсеп чыгу һәм татар музыкасының күп тавышлы хор, сюита, квартет, симфония һәм опера кебек катлаулы жанрларга баюы белән характерлы. М.Җәлил. Вена классик мәктәбе симфония, соната, концерт, квартет һ.б. жанрларның тәмам формалашып җитүен тәэмин итә. К.Гыйззәтов 2) Дүрт кешелек музыкантлар яки җырчылар ансамбле. Үзешчән сәнгать смотрында безнең квартет беренче урынга чыкты. А.Гыйләҗев. Сәхнәгә дүрт музыкант – квартет: пианист, контрабас, ударник һәм кларнетист урнаштылар. М.Маликова. Олы кунаклар хөрмәтенә мәҗлескә шәһәрдә тиңнәре булмаган кыллы квартет чакыртылган иде. Р.Мөхәммәдиев |