КВАРТАЛ и. лат. 1) Елның дүрттән бер өлеше (өч ай). Димәк, беренче квартал – январь, февраль, март – 90 көн була? Кызыклы математика. Киләсе кварталда дүрт яңа кораб алабыз. М.Юныс. Монда көнлек, айлык, квартал планнарының үтәлеше дә, материаль һәм мораль стимулларның картага куелуы да һәркемгә мәгълүм. М.Хәсәнов. Шикләнмәскә мөмкин, бу кварталда планны шактый арттырып үтибез, болай булгач. Р.Төхфәтуллин

2) Шәһәрнең дүрт яктан кисешеп үтә торган урам һәм мәйданнар белән чикләнгән өлеше. Шулай итеп, бу дүрт бина тау итәге буйлап аскы урамга – Проломнаяга ук төшкән зур кварталны тәшкил итә иде. Румовский архитекторга бу кварталның планын эшләргә кушты, ә үзе Училищелар баш идарәсеннән гимназия янәшәсендәге губернатор йортын университетка бирүне һәм, булачак югары уку йорты биналарын бербөтен итеп берләштерү максатында, күршедәге тагын ике таш пулатны сатып алуны сорарга булды. Җ.Тәрҗеман. Күршедәге кварталның өске ягында гына 1 нче клиник больница бар иде, әбине шунда салганнар икән. Х.Сарьян. Ярты гына ел элек өч квартал араны ял итми бик ансат кына бара булган, хәзер бер квартал да йөри алмый икән. И.Гази

3) Урамның ике чат арасындагы өлеше. Шәйхетдинов ярты кварталга сузылган чиратның койрыгына килеп басты. И.Гази. Квартал саен – собор, һәр юл чатында – Иисус Христос сыны. М.Юныс

4) махс. Урман хуҗалыгында билгеле мәйданнарга, территорияләргә бүленгән квадрат формалы участок. [Малай:] Әти утыз сигезенче кварталга китте. Анда Тукай колхозыннан, урман кисеп, агач чыгаралар. Э.Касыймов. Район һәм шәһәр тирәсендәге фәләнчә-фәләнчә урман кварталларын самолёттан агулау үткәреләчәк, диелгән иде анда. А.Хәсәнов

5) махс. Парникларның туры почмаклары. Парникларны туры почмаклы формадагы аерым парник кварталлары итеп урнаштыралар. Зур булмаган хуҗалыкларда парникларның туры почмаклары (кварталлары) арасындагы юл, әгәр алар тик ике генә булса, 5 метр чамасы киңлектә эшләнә. Яшелчәчелек



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә