КВА’РТА и. лат. муз. 1) Дүрт баскыч күләмендәге аралык; язуда 4 рәкыме белән күрсәтелә

2) Диатоник гамманың дүртенче баскычы. Пифагор тарафдарлары карашынча, музыка аһәңе тибрәнүче кыллар авызының (звукның) озынлыгы белән билгеләнә. Алар музыка теориясенә көй, ритм, гамма, октава (беренче һәм сигезенче тон арасындагы интервал), квинта (диатоник гаммада бишенче баскыч), кварта (диатоник гамманың дүртенче баскычы) төшенчәләрен кертәләр. К.Гыйззәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә