КВАЛИФИКА’ЦИЯЛЕ с. 1) Югары квалификациягә ия булган, хәзерлекле, белемле, тәҗрибәле. Алар – хәзер квалификацияле, белемле, тәҗрибә туплаган кадрлар. Х.Хәйруллин. Беркөнне чан эчендә йөргәннән соң идәнгә төшкәндә, аягы тырналып китә. Тире микроблары тырналган ярасына эләгеп, аягы шешә башлый. Ашыгыч һәм квалификацияле ярдәм кирәк. С.Баттал. Алар арасыннан инженерлар, агрономнар, язучылар, галимнәр, офицерлар, врачлар һәм югары квалификацияле эшчеләр чыкты, кайберләре хезмәтләре белән бөтен республикага танылдылар. А.Шамов

2) Үтәү, башкару өчен махсус хәзерлек, белем, җитештерү күнекмәләре сорый торган (хезмәт, эш тур.)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә