КВАЛИФИКА’ЦИЯ и. нем. 1) Кешенең теге яки бу эшкә, хезмәткә яраклылык, белемлелеге, тәҗрибәлелеге.Швейтрест менә... эшчеләргә хезмәт хакы түләргә акчасы юк, аны яба калсаң, нихәтле татар эшчесе биржага агылачак, авылларга чәчелеп, квалификациясен онытачак. И.Гази. Әмма миңа калса, хикмәт, батырлыктан бигрәк, үз-үзеңә ышануда, җаваплылыкта, квалификацияңә дөрес вә хак бәя бирүдә. Сөембикә. Звеноларны комплектлауга, работникларның, бигрәк тә машина белән саву мастерларының квалификация дәрәҗәсенә аеруча игътибар бирергә кирәк. Н.Григорьев 2) Кешенең теге яки бу эшкә, хезмәткә хәзерлек дәрәҗәсе. Фаҗига алдыннан гына ул Киевка квалификация күтәрү курсларына укырга җибәрелгән булган. Ә.Сәлах. Квалификацияне билгеләү өчен оештырылган ярышта шәхси беренчелек тә, командирларның урыны да билгеләнми, ә спортчыларның разрядын барлау яисә аны күтәрү генә күздә тотыла. Халык һәм спорт уеннары 3) Профессия, һөнәр, белгечлек. Анатолий Спивак, кушаматы «Бомбардир». Кайчандыр бомба ясаган булган, шуны сынап караганда, күршесенең сараен күккә очырган. ---. Аннары квалификациясен үзгәрткән, «коммерсант»ка әверелгән. Ф.Галиев. Ул хәрби флотта хезмәт иткән, укыган, квалификация алган, мин күргәндә дә, хәрби корабларда электрик булып эшли иде. Ә.Еники |