КВАЛИФИКА’ТОР и. Филологиядә: фигыль һәм сыйфатлар белдергән төшенчәләрне ачыклаучылар. Ачыклагыч дигән терминны без рус телендәге конкретизатор (яисә квалификатор) дигән атама өчен кулланабыз. Хәзерге татар әдәби теле. Бу төр синтаксис [семантик синтаксис] иянең семантик ягын – субъект, хәбәрнең семантикасын – предикат, тәмамлыкның семантик ягын – объект, аергычныкын – атрибут, хәлнең семантик ягын – ачыклагыч (квалификатор яки конкретизатор) тәшкил итә дип өйрәтә һәм аларның лексик-синтаксик мәгънәләрен ача. М.Зәкиев |