КВАДРАТУ’РА и. лат. махс. Квадрат берәмлекләр белән үлчәнә торган мәйданның зурлыгы. Ә Анаксимандр зинданда да түгәрәкнең квадратурасын табарга тырышып баш вата... Җ.Тәрҗеман. Шулай итеп, квадратураларны исәпләгәндә, сызымга игътибар итәргә кирәк. Югары математика нигезләре. Бу доцентның күз алдында искиткеч вакыйгалар була килде, аның илендә терек табигать турындагы фән хәл ителмәслек һәм хәтта, түгәрәкнең квадратурасы шикелле үк, гомумән мөмкин булмаслык дип исәпләнгән бурычларны тиңдәшсез кыюлык белән алга куеп хәл итә иде. Җир чәчәктә. Бүлмәнең квадратурасы. Кечкенә квадратура |