КВАДРАТ МЕТР и. мат. Мәйдан үлчәү берәмлеге (иңе һәм буе берәр метр булган мәйдан). Биш кеше ундүрт квадрат метрлы бүлмәдә тора идек. Р.Хисмәтуллин. Үзенең серләрен гасырлар буе кешедән яшереп саклаган шәһәрнең берничә миллион квадрат метрга җәелгән мәйданын Харрас хәзер уч төбендә тота. К.Тимбикова. Техникум общежитиесе булганлыктан, егерме сигез яшьлек укытучы Айгөл Хәбировнага монда берүзенә тугыз квадрат метрлы бүлмә бирелгән иде. З.Хәким |