КВАДРАТ и. лат. 1) Барлык яклары тигез булган турыпочмаклык; шуңа охшаш нәрсә турында. Каршыдагы әнә теге квадратны миналар белән «сөрдереп» ташласаң, андагы солдатлар һөҗүмгә күтәрелә алмаячак. Ш.Рәкыйпов. Көтү йөргән болын җиңел ток җибәрелгән тимерчыбык белән вак квадратларга бүленгән. М.Юныс. Квадрат битлесе, күлмәген салып ташлап, кара йон баскан зур аркасын иптәшенең борын төбенә китереп куйды да: – Сана, ничә яра табарсың, – дип тотынды. И.Гази

2) мат. Санны үз-үзенә тапкырлаганнан килеп чыккан тапкырчыгыш. Тигезлекләренең һәр ике кисәген квадратка күтәрик тә килеп чыккан тигезлекләрне буынлап кушыйк. Югары математика нигезләре. Әгәр ике нейтрино хасил булса, эффект икенең квадратына – дүрт тапкырга көчлерәк булыр иде. А.Тимергалин. Бишне квадратка күтәрү

3) полигр. Текст юлларын җыюдагы типографик үлчәү берәмлеге; ул – 48 пунктка, ягъни 18 мм га тигез



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә