КВАДРАНТ и. лат. 1) геом. Квадратның дүрттән бер өлеше, сектор; Яссылыкның дүрттән бер өлешен чирек яки квадрант дип атыйлар, димәк, яссылык дүрт чиреккә бүленгән була. Чирекләр (квадрантлар) уңнан сулга таба, почмаклар тәртибе белән саналалар. Югары математика нигезләре 2) астр. Күктә яктырткычларның биеклеген почмак ярдәмендә үлчи торган борынгы прибор. Астролябия белән рәттән квадрант дип аталган астрономик прибор да гамәлдә була. --- Квадрант горизонт өстеннән күк җисемнәренең биеклеген үлчәү өчен дә кирәк ---. Татар милли педагогикасы 3) хәрби Артиллерия орудиеләрен вертикаль юнәлеш буенча төзәгәндә, почмаклар үлчәү приборы |