КӘШӘКӘ и. фар. 1) Боз яки җир өстендә уйналып туп яисә алка сугудан гыйбарәт булган спорт уенында кулланыла торган кәкре башлы таяк; русчасы: клюшка. Димәк, ирнең дә җәфалана-җәфалана, сүгенә-төкеренә, уенчыларның капкага кәшәкә, туплар керткәненә исе китеп, экран артында төннәрен сарыф иткән чагы түгел. К.Йосыпов

2) Боз яки җир өстендә шундый таяк белән туп яки алка сугудан гыйбарәт булган спорт уены; русчасы:хоккей



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә