КӘФФАРӘТ и. гар. дини Нинди дә булса гөнаһлы эш урынына Аллаһтан ярлыкау өмет итеп кылынган гамәл (ураза тоту, садака бирү, корбан чалу һ.б.ш.). Кәффарәте иң азы ун мескенгә кием бирү яки тамак туйдырырлык ашарга бирү була. Р.Фәхретдин. Андый кешегә рамазан ае үткәннән соң уразасын каза кылу тиешле була, ә кәффарәт тиеш түгел. Ә.Максуди. Аларга фәтва китаплары буенча да әле кәффарәт ваҗип түгел, каза гына ваҗип. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә