КӘФЕНЛӘ’Ү ф. Мәетне кәфенгә чорнау, кәфенгә төрү. Гайфи әфәнде мөселман лазаретында бер --- төрек офицерының вафат булганын белдереп, шуны кәфенләп җирләү өчен, мәҗлестән алты кеше сорады. К.Нәҗми

Кәфенләп бетерү Кәфенләүне тәмамлау; тәмам, тулысынча кәфенләү

Кәфенләп кую Тиз арада яки алдан кәфенләү

Кәфенләп чыгу Барысын да кәфенләү, ахыргача кәфенләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә