КӘФЕН и. гар. 1) Мәетне төреп күмә торган ак тукыма. Ә Исламны мин хәтерләмим. Аның беренче һәм соңгы күлмәге кәфен булган шул, дөньяга исемен генә калдырып киткән. Ш.Галиев. Нәрсә бу? Аның баш очында кәфенгә төренгән хатын-кыз күренә иде. З.Мәхмүди 2) сөйл. Кәфенлек, кәфенлек материал. Кәфене алып куелган ◊ Кәфендәй агарыну Ап-ак булу (йөз, бит тур.) |