КӘҮСӘР и. гар. 1) дини Ислам динендә: җәннәттә ага торган бик тәмле сулы елга. Төшемдә [оҗмах] эчен күрдем. Бер тарафта балдан вә сөттән гыйбарәт кәүсәр елгасы агып ята. Г.Тукай. Елатасың, юатасың, И туган тел, туган тел, Кәүсәр сулар юган тел! М.Галиев 2) күч. шигъ. Нинди дә булса бик татлы яки шундый булып тоелган әйбер турында. Сылубикә, сылу туташ, кыз солтаны, Авызың зәмзәм, ирнең кәүсәр, тешең гәүһәр. Ш.Бабич. Безнең апай гәүһәрдер, Тәннәре чын мәрмәрдер; Ләгыль, якут, гәүһәрдер, Аузы балдыр, кәүсәрдер. Җыр |