КӘТҮК и. рус 1. 1) Җеп яки тасма чорнау өчен, ике як башы түгәрәктән гыйбарәт эче куыш агач, пластмасс яки катыргы үзәк

2) Шундый үзәккә чорналган җеп (күпчелек очракта алдында сан килә). --- Ә песи яшьрен генә яткан, кәтүкне күзлидер. «Тукта, селкенмәсме?» – ди ул; бер дә җаны түзмидер. Ул хәзер сикрер менә, хәзер тотар, хәзер басар, Ул кәтүкне уйнатыр, уйнар, үзенә шар ясар. Г.Тукай. Кәтүк кадәр малай тора. Бер кулына бавын кысып тоткан. Берсендә – алма... Р.Фәйзуллин

3) күч. Кечкенә буйлы кеше

4) тех. физ. Металл чыбык чорнау өчен стержень. – Игътибар итегез, әфәнделәр, – диде ул. – Ташбакалар эчендә конденсаторлар, кәтүкләр генә булса да, тере ташбакадан ким җирләре юк. А.Тимергалин

5) Металл чыбык чорналган эче куыш цилиндр

2. с. мәгъ. күч. Кечкенә буйлы. Ул – үзен бәхетсезгә санап йөргән кәтүк малай. Р.Фәизов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә