КӘТТӘ с. һинд. сөйл. 1) Һавалы, мин-минле, үзен артык эре тота торган. Машина эчендә Бик кәттә егетләр. Сөяркә-җанашлар Хур кызы кебекләр! Ф.Яруллин 2) Дәрәҗәле, абруйлы. Дистәләгән еллар буена Мулланур Вахитовны күкләргә чөеп, аңа һәйкәлләр торгызып, конференцияләр багышлап, эшчәнлеге турында китаплар язып, исеме белән гамәлдә сәүдә итсәләр дә, аның әнисенең каберенә аз гына булса да әһәмият бирү кәттә чиновникларның вазифасына кермәгән ахры. Р.Әмирхан. Кәттә кыяфәтле, мәгърур Камил бәй очраклы вә гади шәкерт белән кулга кул тотышып фотога төшәрме? Р.Батулла 3) Бик яхшы, бик шәп. Бүген алар планның кәттәләрен кордылар. Т.Миңнуллин. Югыйсә китапларыбыз сабыйлар өчен кәттә сурәтләр белән бизәлгән такмаза дәфтәренә – примитив уенчыкка әйләнеп бара. А.Тимергалин. --- Нурлыбикә бөтенләй икенче кешегә әйләнгән: күлмәге дисеңме, яулыгымы, хәтта аяк киеме дә яңа гына фабрикадан чыккан кебек ялтырап тора. Бик кәттә хушбуй исе дә аңкып тора җитмәсә! Ф.Баттал 4) Бик каты, бик көчле. Кәттә суыклар |