КӘТЛИТ и. сөйл. к. котлет. Байконурда туган ханымның камыр салырга, бәлеш, гөбәдия түгел, гадәти шулпалы аш пешерергә дә теләге юк. Әзер кәтлиткә өйрәнгән кеше башка тормышка күнегә алмый икән шул. Т.Галиуллин. Ашханәдәге балык кәтлитен поварлар үзләре ашасын, рестораннарда да сагынып кына сөйләсеннәр – моннан соң ике аягымның берсен дә атлыйсым юк. Ф.Баттал |