КӘСЕП и. гар. 1) Кешенең даими шөгыльләнә торган һәм шул ук вакытта яшәү чыганагы булган эше, хезмәте, шөгыле. [Габделсәлам:] – Ие, үзебез дә өйрәнәбез, сабак та тыңлатабыз. – Габделсәлам, зур өслекле артсыз урындыкка көрпә салып, кунакка утырырга ишарә ясады. – Кәсебем шул бит: мөдәррислек кылу. Җ.Рәхимов. Үзем кыенсынам: язасы әйберем – татар җырлары – төп кәсебем өлкәсеннән шактый ерак. К.Йосыпов 2) Сәүдә, сәүдә эше, сәүдәгәрлек 3) Файда табу, отыш |