КӘРТ и. фр. сөйл. к. ка'рта (4 мәгъ.). Хатыны белән туган авылына, әнисе, абыйлары янына кереп чыкты да, пожарка янында кәрт суккан ирләргә дә байлыгын күрсәтеп тормастан, Казанга чыгып китте, ерак туганнары ярдәмендә хәрби заводка эшче буып урнашты. Т.Галиуллин. Моның өчен «Золотой петушок»ка даими килеп йөрү генә җитми, ә бик эредән кубып зур суммалар тәгәрәтүче кәрт уенчыларының нинди дә булса бер ябык катранында үз кеше булырга --- кирәк. Р.Мирхәйдәров

Кәртен бутау Ниндидер эшкә киртә булу, комачаулык тудыру.Һай, бу Тирсә! Бөтен кәртен бутады морзаның. Җ.Рәхимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә