КӘРНИЗ и. лат. 1) Бина диварының иң югарыгы өлешендә, шулай ук тәрәзә, ишек башларында яңгырдан саклау өчен ясалган горизонталь чыгынты. Тегермән стенасындагы, кәрниз астындагы бихисап тишек-тошыклардан әллә нихәтле күгәрчен, чәүкә, чыпчык тузгып чыкты. Ә.Гаффар. Иң элек мин шуны искәрдем: тәрәзә кәрнизләрендә күгәрченнәр белән чәчәкләр сирәгәйгән, башка сурәтләрдә дә якты буяуларга караганда караңгырак төсләр күбәеп киткән. Г.Гыйльманов

2) Пәрдә-челтәр элү өчен тәрәзә яки ишек өстенә беркетелә торган аркылы металл яки агач таяк, борыс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә