КӘРЛӘ и. рус < нем. 1. 1) Көнбатыш Европа риваятьләре һәм әкиятләрендә: урманда яки тауларда яши торган, кечкенә буйлы, тылсымга ия кеше 2) Нормадан күпкә тәбәнәк буйлы кеше. --- каяндыр килеп кергән кәрлә сыман кечкенә генә гәүдәле, өстенә озын ак күлмәк һәм кара камзул киеп, камзул кесәсеннән алтын сәгать чылбырын чыгарып салган, тере генә кыяфәтле берәү эшләүчеләргә нидер кычкырган икән. Ә.Фәйзи 3) Гомумән буйга тәбәнәк кеше. Кемдер: – Бушатырга кирәк, болай кузгатып булмас, – диде. Кәрләгә бу фикер ошамады булса кирәк, ул, кыза-кыза кулларын бутап, нәрсәдер кычкырынды. Ә.Фәйзи 2. с. мәгъ. 1) Артык кечкенә. Тау битендә тамырланып яшәүче кәрлә чикләвек куаклары да кар әсирлегендә. Р.Низамиев. Тонык кына күкрәү ишетелә, Килер еллар безне бер аклар. Шыпырт яла сыман яр астына Егылалар кәрлә куаклар. М.Галиев. Ул – каен. Татарстанда аның өч төре бар икән. Иенке, бөдрә һәм кәрлә каеннар. Шәһри Казан 2) астр. Кечкенә һәм яктысы бик зәгыйфь булган (йолдыз тур.) 3) күч. Кечкенә, әһәмиятсез. Кәрлә эш |