КӘРЗИН и. рус 1) Нәрсәне дә булса салып йөртү яки саклау өчен тал чыбыкларыннан, камыштан һ.б. үреп эшләнгән савыт. Кышкы саклауга куелачак җимешләрне сак кына, каты кысмыйча, бөтен уч белән тотып алалар һәм төбенә йомшак әйбер җәелгән тартма яисә кәрзиннәргә җыялар. Өегез ямьле булсын 2) бот. Үсемлекләрдә тәлинкә сыман киңәйгән үзәктә бик еш булып утырган чәчәк төркеме тибы (мәс., көнбагыш чәчәге һ.б.ш.) 3) комп. Кулланучының график интерфейсында барлык бетерелгән файллар җыелып бара торган махсус папка 4) спорт Баскетбол уенында туп кертү өчен билгеләнгән ятьмәле боҗра. Уенчының кичәге матчта 23 очко җыюыннан бигрәк, аның кәрзингә иң соңгы 3 очко китергән туп ыргытуы алтынга тиң булды кебек. Безнең спорт 5) Һава шарында пассажирлар өчен кабина 6) Интернет кибетләрдә сайлап алынган товарларны вакытлыча саклау урыны ◊ Кәрзингә озату Яраксызга чыгару, ташлау |