КӘРВАН и. фар. 1) Ерак араларга юлчыларны һәм сәүдә малларын ташыган йөк хайваннары тезмәсе (дөя, ишәк һ.б.ш.). Бу чак Йосыф кардәшләре тауда иде, Ул тирәдә кәрван барын бар да күрде, Бик ашыгып, кабаланып, йөгереп килде, – Тик Йосыфны тапмадылар анда имди. Кол Гали 2) күч. Зур бер төркем хәлендә бер-бер артлы хәрәкәт итә торган нәрсәләр. Кырык-илле олау көзге туң юлда дөбердәп-шалтырап ике авыл арасын үтүгә, аларга тагы шул хәтле үк күршеләре кушыла. Бераздан инде кәрванга күршеләрнең күршеләре, аннан инде аларның күршеләре иярә. Җ.Рәхимов. – Минемчә, монысы да начар картина түгел, – диде ул, кыр казлары кебек тезелеп, Идел өстеннән бара торган юлчылар кәрванына күрсәтеп. М.Гали. Ерак-еракларда, тере күлдә, Тонык суда үтте чагылып Шау яшьлегем! – Торна кәрванына Минем еллар китте тагылып... Зөлфәт |