КӘРӘЗЛЕ с. 1) Кәрәзләре булган; кәрәзе белән бергә, кәрәздән аерылмаган. Яңа гына мичтән җылынып чыккан вак бәлешләр, юачалар, кәлҗемәләр, салкыннан кергән кортлы май белән кәрәзле бал да килеп утырдылар. М.Галәү

2) Абонентлары бер урыннан икенче урынга күчеп йөри алган радиоэлемтә белән бәйле булган; шундый элемтәдән файдаланган. Аннары, дулап, кәрәзле телефонынннан Хәтимәнең номерын җыярга кереште. З. Мәхмүди. Кәрәзле элемтә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә