КӘРАМӘТ и. гар. 1. 1) дини Әүлия, изге кешеләр генә күрсәтә алган гайре табигый гамәл, эш. Алмый әле һаман кузгалмаенча, Бу эш нәрсә – кәрамәтбулмаенча. М.Гали. Үзенә генә махсус бер тынычлык белән --- Зөфәр ишанның кәрамәтләрен сөйләп утыра бирә. Г.Ибраһимов 2) сир. к. кәрамәтче. Күрәзәләре, сихерчеләре, кәрамәтләре, йолдызга һәм башка нәрсәләргә карап һәртөрле серләрне сөйләүчеләре күп булып, һәртөрле юллар илә надан халыкны шаштырып торалар. Шура 2. с. мәгъ. Гайре табигый көчкә ия булган. Саҗидә бер кәрамәт саз шикелле, Сазына миллион сәҗдә аз шикелле, Кәгъбә итеп әйләнәсең-әйләнәсең, Барыбер ул Алла кушкан хаҗ шикелле. Ш.Бабич |