КӘПРӘЮ ф. Артык һавалану, үз-үзеңне бик эре тоту; масаю; кукраю. [Дүртенчесе:] Куярмын әле, бер дә кәпрәймә, өчлеләрең белән әллә кая бара алмассың! Ш.Камал Кәпрәя бару Акрынлап кәпрәю Кәпрәя башлау Кәпрәергә тотыну Кәпрәя төшү Тагын да кәпрәю Кәпрәеп йөрү Кәпрәю хәлендә булу Кәпрәеп тору Даими яисә әледән-әле кәпрәю. Табын тулы сый. Ара-тирә берничә шампан шешәсе дә кәпрәеп тора. Г.Гыйльманов |