КӘПӘЧ и. диал. 1) Түбәтәй, кәләпүш. Ул, учитель булса да, кәпәч кигән. Г.Тукай. Шул чак өстенә буй-буй зыбан, башына кара кәпәч, аякларына күн итекләр кигән базык гәүдәле берәү, төркемнән аерылып, кунаклар янына ташланды. Җ.Рәхимов

2) Берәр төрле баш киеме (гадәттә кимсетү төсмере бирә). Салкыннар җитте бит, малай, син бу кәпәчеңне бүтән нәрсә белән алыштырыр идең. Ф.Хөсни

Кәпәч борын Дуңгыз. Кәпәч борыннар тик тауны сөрсеннәр. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә