КӘНҮШНИ и. рус сөйл. Ат абзары. Кәнүшнидә яңа бер колын туса, иң элек ул [Хәсән] килеп җитә. Г.Ахунов. Юл бозлы, шуңа күрә олаучы --- атын бик куаламаска тырыша: ат хөкүмәтнеке, кантон кәнүшниеннән бирелгән, аяк-тоягын имгәтеп кайтсаң, көт тә тор, мәхкәмәсез-нисез Минзәлә төрмәсендә ике-өч ай яткырып, сохари кимертеп чыгарырлар. Ф.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә